11 гыйнвар - Бөтенроссия тыюлыклар һәм илкүләм парклар көне. Бу көн, Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды башлангычы белән, 1997 елдан бирле билгеләп үтелә. Илебездәге беренче дәүләт тыюлыгы дип Бурятиядә Байкал күленең төньяк-көнчыгыш ярында 1916 елда кеш аулау тыюлыгы буларак оешкан Баргузин биосфера тыюлыгы санала.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, республиканың табигать заказниклары инспекторлары махсус саклаулыктагы урыннарда сирәк очрый торган хайван төрләре сакланышын һәм андагы сакланылыш режимы үтәлешен контрольда тоталар.
Тәтеш шәһәренең икенче номерлы мәктәбенең 3 Б сыйныфында әлеге көнгә багышланган экологик дәрес үткәрелде.