17 май көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов безнең районның язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
Тәтеш муниципаль районында министр, район Башлыгы Рәмис Сафиуллов белән кырларны карап чыкканнан соң, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты.