Олы Тархан авылының Мәдәният йорты хәбәр итә

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

3 нче сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан без бернинди гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннарын искә алабыз.

Терроризм – бүгенге көндә иң дәһшәтле, кан койгыч социаль күренеш. Аның төп максаты – физик көч кулланып халыкны куркыту, төрле дин һәм милләт кешеләренең үзара ышанычын бетерү, дәүләт институтларына психологик басым ясарга омтылу, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу. Әлеге төр явызлыкка каршы көрәш – дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе. Аны бары тик бердәм булып кына җиңеп була. Бергаепсез меңләгән кешенең гомерен өзгән, газап һәм тилмерүләр китергән бу рәхимсез җинаятьләргә беркем дә битараф калырга тиеш түгел.

Бу уңайдан Олы Тархан Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дәрес - презентация үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International