Келәштә «Алмагачым чәчәк ата” бәйрәме

2017 елның 26 мае, җомга

Япон халкы ничә гасырлар дәвамында сакура чәчәк атуны олы бәйрәм итеп уздыра. Безнең якның искиткеч агачы – алмагач та сакурадан берни белән дә калышмый.  Халык “Алмагачым чәчәк ата майның унбишләрендә”дип җырлый, тик быел бу мизгел соңгарак калды. Бүгенге көндә бөтен алмагачлар шау чәчәктә тирә-юньгә хуш ис таратып утыралар. Телисең икән карап хозурлан, яфрагы белән бер-ике чәчәген чәеңә салып җибәрсәң шифасын табасың. Кыскасы , күрә белгән кешегә матурлык җитәрлек. Шуңа күрә  Келәш мәдәният хезмәткәрләре мәктәп- бакча педагоглары белән берлектә “Алмагачым чәчәк ата” дип аталган бәйрәм уздырырга булдылар. Шау чәчәктә утырган алмагач тирәли әйлән-бәйлән уены күңелләргә хуш килде. Агачның шифалы үзлекләре искә алынды, табышмаклар әйтештек, татар халык уены“Мәликә”не уйнадык. Келәш китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова китап укучыларга акция иглан итте. Алмагач турында әсәр укып, аның эчтәлеген сөйләп бирсә, аңа призга алма биреләчәк. Балалар акциягә телщп кушылдылар  - барысы да өйләренә китап белән кайтып китте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International