ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2025 ел
дүшәмбе

2 нче август көнне Олы Тархан мәдәният йортында Россия Федерациясе Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган «Зәңгәр беретлар» дип аталган танып белү сәгате булып узды. 

«Яшьләр һәм балалар» милли проектын һәм аның «Иң яхшы балаларга» подпроектын гамәлгә ашыру кысаларында «Форпост үзәге» МБУ хезмәткәрләре Һава-десант гаскәрләре көне бәйрәме уңаеннан «Карлыгач» балалар сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен мәдәни-массакүләм чара оештырдылар. 

Байраш авыл җирлеге башлыгы А.М. Гобәев, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге сәркатибе Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов исеменнән  авылда яшәүче Хикматова Солтания Хөснулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар, бүләк тапшырдылар һәм ныклы сәламәтлек теләделәр.

 

                --


3
август, 2025 ел
якшәмбе

4 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, кыска вакытлы җил көчәя 15-20 м/с (Казан шәһәрендә 15-18 м/с), локаль боз явуы ихтимал.


2
август, 2025 ел
шимбә

Бүген Россиянең Һава-десант гаскәрләре оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәләр.

2 август кичендә, төнлә һәм 3 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, көндез боз явуы ихтимал.

1 августта Байраш авыл җирлеге хезмәткәрләре "Заһидуллин И.Р." КФХ кырларында хезмәт куючылар алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. "Заһидуллин И.Р." КФХ җитәкчесе игенчеләргә яхшы уңыш өчен рәхмәт белдерде һәм акчалата  бүләкләр тапшырды.

Авылда урак өсте – иң тынгысыз чор. Урак-ул кыска, ә киеренкелек бик зур таләп итә.


1
август, 2025 ел
җомга

Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты кабул итү көнен оештыра

1 августта «Татарстанда Җәй» Республика программасы кысаларында балалар китапханәсе китапханәчеләре «Укыйбыз! Уйныйбыз! Эшлибез!» шәһәр паркында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International