ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Россиядә Гаилә елын ябу кысаларында Үзәк китапханәдә пенсионерлар берлеге өчен «Гаилә альбомына күз салыгыз»дигән әдәби кафе үткәрелде. 

Татарстан Республикасында эшләүче 45 620 кеше авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләү ала. 

20 декабрь  18.00 сәгатьтә Тәтеш шәһәренең «Түбәтәй Tower» визит-үзәгендә (шәһәрнең төньяк микрорайонында) «Яңа ел могҗизасы» дип исемләнгән бәйрәм программасы булачак. 


10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Гаилә елы кысаларында «Сабый» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Минем гаиләм» квест – уены үткәрелде. 

1-10 декабрь көннәрендә Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм инвалидлар Декадасы кысаларында хәйрия акцияләре, өйләрдә мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен эшләр, спорт чаралары, «Кулларга тотоныйк, дуслар!» дип исемләнгән концерт программалары оештырылды.

2024 елның 10 декабрендә Тәтеш татар урта мәктәбендә инглиз теленнән үткәрелгән семинар бик файдалы һәм мәгълүмати булды. 

Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ студентлары өчен Ватан Геройлары көненә багышланган «Геройлар якташларыбыз» батырлык дәресе үткәрделәр. 

Тәтеш, 10 декабрь. Бүген Тәтеш өстәмә белем бирү үзәгендә химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы узды. 

Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш гражданнарны яклау көллияте» ДАҺБУ өчен Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Нәфис әсәрләрдә Коррупция» китапханә уены үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International