1 май Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган мәгълүмат сәгатьләре, тематик сәгатьләр, мәгълүмат акцияләре, тематик викториналар, «Беренче май ил буйлап атлый» уен программалары узды.
30 апрель көнне "Яңа гасыр" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Без хәтерлибез, без горурланабыз!, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган музыкаль композиция булды
2 май Тәтеш районы мәдәният йортында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Патриоты» хәрби-тарихи клубының Самара өлкә иҗтимагый оешмасы концерты булып узды.
3 май Башчы авыл клубында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Җиңү бутоньеркасы» мастер – классы булып узды. Чарада катнашучылар Җиңүнең төп символларының берсе-Георгий тасмасының барлыкка килү тарихын белделәр.
4 майда Җиңү көне алдыннан Башчы авыл клубы мөдире балалар белән бергә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы», халыкара акциясе үткәрделәр.
2025 елның 6 маенда 9-10 сәгатьләрдә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ата-аналары балаларына алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча кабул итү көне оештыра. Квалификацияле ярдәмне суд приставлары хезмәте, мәшгульлек, социаль яклау үзәге белгечләре күрсәтәчәк.
4 майда Байраш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре куркынычсызлык каешын куллануны пропагандалауга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен профилактикалау кысаларында "Игътибар! Кул - рульдә, күз - юлда! Каешны эләктер" акциясен үткәрделәр.
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов ветераннар — чын геройлар һәм район горурлыгы белән очрашты.
4 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
төнлә һәм иртән томан;
- көндез көчле көньяк-көнбатыш җиле секундына 15-17 метр тизлектә (Казанда да).