Каникулның беренче көнендә Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең 5 Б сыйныфы укучылары класс җитәкчесе (Мостафина Г.А.) белән бергә шәһәр шугалагына бардылар. Тимераякта шуу сәламәтлекне ныгыта, организмны чыныктыра, көч, җитезлек һәм чыдамлык үстерә. Саф һавада бергәләп йөрү һәм шуу балаларны тагын да якынайта, сыйныф коллективын ныгыта.
2 гыйнвар Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә котлау акцияләре, урам уеннары, күңелле стартлар «Ура, кышкы каникуллар!» дип исмеләнгән уен программалары булып узды.
Татарстан Республикасы территориясендә 3 гыйнвар төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
• көчле көньяк-көнбатыштан җил секундына 15-18 м тизлектә.
• юлларда көчле бозлавык.
2 гыйнвар төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- көчле җил тизлеге 15-20 м/с (Казанда 15 м/с ка кадәр);
- буран, күрү мөмкинлеге 1000 метрга һәм аннан да кимрәккә начараеп (Казанда төнлә һәм иртән);
- юлларда көчле бозлавык.
«Кар фантазияләре «фигураларының иң яхшы Яңа ел бизәлеше " номинациясендә 1 нче урынны балалар сәнгать мәктәбе алды, 2 нче урынны «Татавтодор» АҖ Буа филиалының «Тәтеш» ДРСУ, 3 нче урынны Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семенович исемендәге 1 нче номерлы мәктәп алды.
Яңа ел концерты Тәтештә төп чыршы янында узды.
Хөрмәтле тәтешлеләр һәм районыбыз кунаклары!
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Төнлә һәм көндез 31 декабрь Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
• тизлеге 15-20 м/с кадәр булган көчле җил (Казанда төнлә һәм иртән 15-17 м/с кадәр);
• буран, күз күреме 1000 метрга кадәр начарая һәм бозлавык (Казанда төнлә һәм иртән);
• юлларда көчле бозлавык
Яңа ел алдыннан могҗизаларга ышанасы килә, бу вакытта балаларның хыялларын тормышка ашыру аеруча күңелле.