ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында кисәтү

Россия Пенсионерлар берлегенең Тәтеш бүлеге өлкән буын гражданнары арасында «Буыннар элемтәсе: мәңгелек кыйммәтләр»фотографияләр конкурсының 1нче этабын үткәрү турында хәбәр итә.

МСПның цифрлы платформасында экспресс-консультациягә гариза бирергә мөмкин

3 июль «Килдеш әбиләре» вокал ансамбле (җит. Анна Абмаева, Килдеш авылы мәдәният йорты) Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән,Казан шәһәренең Горкий исемендәге паркында узган «Тормыш агачы» проекты кысаларында «Татарстан халыклары туе» чарасында катнашты. Милли ишегалдында фольклор коллективы интерактив программа тәкъдим итте.

8 июль 18.00 сәгатьтә Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Бәхеткә Ромашка» бәйрәм күңел ачу программасы узачак. 

Татарстанда «ГТО Сабантуе 2024» онлайн акциясе старт ала

Мошенниклар гражданнарны алдауның яңа схемасын уйлап тапкан: алар кәрәзле телефоннарга шалтыраталар, үзләрен Россия Социаль фонды хезмәткәрләре дип таныштыралар, «яңа мәгълүмат» буенча кешегә пенсия өчен стаж җитмәвен әйтәләр, әгәр аны расламасалар, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар.

Бүген Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышы булды, анда Тәтеш муниципаль районының «Административ-техник инспекция» МКУ начальнигыннан килгән административ хокук бозу турындагы 4 эш материалы каралды. Тәтеш районы Тәтеш шәһәре һәм Йоково авылы халкына административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 статьясындагы 1 өлеше буенча торак пунктлар һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен беркетмәләр төзелгән.

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын арттыру максатыннан росреестрны үстерү стратегиясе буенча сораштыру үткәрә.

"Яңа Гасыр" КРЦ белгечләре "Таганок отряды" кинофильмын күрсәтеп, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен С.Урюмның "Ласточка"балалар лагерена китәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International