ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Тәтеш-Водоканал» АҖ хәбәр иткәнчә, эссе һава торышы сәбәпле, Тәтеш шәһәре халкының су куллануы кискен арткан.


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Балалар лагерьларында беренче сменалар сиздермичә узды, ә кайдадыр инде икенче смена тәмамланды, яңа тәэсирләр, идеяләр бар, димәк, балалар лагерьлары тагын да яхшырак булсын өчен,  безнең социаль сораштыруга кушылырга вакыт җитте.

3 июльдә Үзәк паркта «Кечкенә ил» мәктәп яны лагеры өчен «Яңа Гасыр» КРЦ хезмәткәрләре тарафыннан квест–уен үткәрелде: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапкырлау таблицасын белгән кебек бел».

29 июньдә Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылында «Валда Шинясь» республика мордва мәдәнияте бәйрәме узды.

 

Бүген балалар бакчасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне узды. 

Музыка кешенең тормышында һәрвакыт аерым урын алып тора: хезмәттә ярдәм итә, бәйрәмнәрне озата бара. Борынгы заманнарда ук музыка кораллары үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный.
 

Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучысы Мәүлиханова Ралина җитәкчесе Миләүшә Мәүлиханова белән бу җәйнең иң креатив һәм иҗади Форумында "Иҗат Биләр форумы" XIII Халыкара "Сәләт" мәгариф форумында катнашалар.
 

2 июльдә «Форпост» үзәге белгечләре «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә эшли торган көндезге очрашу төркеме өчен «Җәйге композиция» мастер-классын үткәрделәр.  

  

28 июньнән «Буревестник»палаткалы лагерен алыштыру башлана. Безнең районнан 30 бала Мамадыш районының "Берсут" ДОЛ базасында Каманың матур ярында ял итәчәк.


2
июль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының зур залында район Башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International