Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында дипломнар тапшыру тантанасы булды. Быел аларны 23 урта звено белгече алды.
«Кечкенә ил» лагерь сменасының унберенче көне яшьләр көненә багышланган иде.
«Нарко - юк! Тормыш – әйе!» профилактик акциясе Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чараны балалар китапханәсе хезмәткәрләре Үзәк паркта үткәрде.
28 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил, боз явуы көтелә.
26 июнь Жуково авылы мәдәният йортында «Юл-уеннар өчен урын түгел» дип исемләнгән куркынычсызлык дәресе булып узды.
26 июнь көнне Байраш авыл мәдәният йортында РФ армия сафларына Хәйруллин Инсафны тантаналы рәвештә озаттылар.
Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре наркоманияне кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән «бәйлелек бәясе - тормыш» дигән сорау һәм җаваплар сәгате үткәрделәр.
Тәтеш муниципаль районы хакимиятенең зур залында район Башлыгы Рәмис Сафиуллов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Очрашуда коррупцион хокук бозуларны кисәтү һәм коррупциягә каршы сәясәтнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар.
26 июнь Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында «Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү» Республика программасы кысаларында наркотик чараларны явызларча куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көненә багышланган, «Без сәламәт тормыш буяулары өчен!» дип исемләнгән мәгълүмати акция үткәрелде.
«Кечкенә ил» лагерь сменасының унынчы көне. «Россия Бөркетләреннән Беренчеләр хәрәкәтенә» исеме астында узды. Төшкә кадәр лагерьда тәрбияләнүчеләр мәдәни күңел ачу үзәгенә "На деревню дедушке" фильмын карарга бардылар.