ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2025 ел
шимбә

16 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: төнлә һәм иртән көчле кар, төнлә һәм Көндез күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак начарайган буран, 15-18 метр тизлектәге көчле җил, юлларда кар көртләре көтелә.

15 февральдә Тәтеш шәһәренең Дан Монументы янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 36 еллыгына, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәүче россиялеләрне искә алу көненә багышланган «Әфганстан – онытылуга хокуксыз» тантаналы митингы булды.


14
февраль, 2025 ел
җомга

Бүген Тәтештә «Икмәк – бөтен нәрсәгә баш " авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды, анда узган елга йомгаклар ясалды һәм районның агросәнәгать комплексы алдынгыларын билгеләп үттеләр.

2025 елның 14 февралендә Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов рәислегендә, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында, 2024 елгы эш йомгаклары буенча Тәтеш муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышы узды.

Бүген ирекле көрәш буенча «Казан беренчелеге» узды. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр югары әзерлек күрсәттеләр һәм ярышларда берничә медаль яуладылар.

       14 февраль көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Татар халкының якты йолдызы» дигән әдәби сәгать үткәрделәр, анда А. А. Соколовский исемендәге Тәтеш урта мәктәбенең 4 «Б» сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе И. Ю. Михеева) катнашты.

15 февральдә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата алдыннан "Сабый" балалар бакчасында балаларны бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру максатында тематик чаралар узды. 

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне алдыннан «Яңа Гасыр» мәдәни – күңел ачу үзәгендә «Тәтеш кадет интернат-мәктәбе» укучылары өчен «Әфганстан-безнең ярабыз һәм хәтеребез »батырлык дәресе үткәрелде.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ студентлары өчен сугышчы – интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Әфганстан юллары буйлап» Хәтер сәгате үткәрделәр. 

Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе инициативасы белән җибәрелгән “Безнең батырлар” акциясе кысаларында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә никахларын теркәгән Дарья һәм Валерий, Ватанны һәм якыннарын яклаучы хәрби хезмәткәрләр өчен котлау открыткасы имзаладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International