11 октябрь көнне бакчабызда әбиләргә багышланган чара узды. Балалар яраткан әбиләрен бәйрәмгә чакырдылар. Музыкаль җитәкчесе һәм педагоглар җитәкчелегендә бакчаның балалары кунакларны шигырьләр, җырлар, биюләр белән котладылар. Әбиләр балаларны иҗади эшләре белән танышытырдылар. Тәрбияче Миләүшә Ирек кызы кунаклар өчен мастер-класс үткәрде. Яфраклардан көз портреты ясадылар. Бәйрәм бик матур узды.