Тәтеш кадет-интернат мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән 17 гыйнварда татар халкының күренекле язучысы, драматургы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 еллыгына багышланган татар әдәбияты дәресе үткәрелде. Укучылар аның катлаулы һәм гыйбрәтле тормыш юлы, иҗади мирасы турында күп мәгълүмат алдылар. Укытучы Нәфисә Равиловна җитәкчелегендә укучыларыбыз бу датага багышланган республика күләмендә оештырылачак конкурсларда һәм конференцияләрдә дә катнашырга әзерлек алып баралар.