ГКУ «Тәтеш урманчылыгы» хәбәр итә

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

ГКУ «Тәтеш урманчылыгы» Тәтеш муниципаль районы «Чайка»  балалар сәламәтләндерү лагеренда янгынга каршы акция  уздырды.  Балаларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләделәр. Әңгәмә тәмамланганнан соң ГКУ «Тәтеш урманчылыгы» хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы тематикасын белешмәлек, листовкалар һәм буклетлар тараттылар.
Татарстанда югары температура режимы саклана, шуңа күрә урманнарда янгын чыгу куркынычы бар. Чикләүләр шартларында халыкка урманнарга бару тыела.

Урманда яну ачыкланган очракта урман сагы туры линиясенә 8-800-100-94-00 телефоны аша шалтыратырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International