Бүген Олы Тормы авыл җирлеге Советының 34 нче утырышы уздырылды. Утырыш эшендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Фатыхов Әхәт Габдулбариевич һәм оешма җитәкчеләре катнашты.Утырышның көн тәртибендә ике сорау каралды:
1.Олы Тормы авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү.
2.Авыл җирлегендә чисталык торышы.