Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашу булып узды

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Февраль аенда истәлекле дата - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне билгеләп үтелә. 10 февраль көнне Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы ветераны Кузнецов Геннадий Борисович белән очрашу булып узды. 1981 елдан 1982 елга кадәр 1 ел һәм 10 ай Пули – Хумрия гарнизонында элемтәче булып хезмәт итә.   Бик авыр еллар, һәрвакыт сакта булдык дип искә ала Геннадий Борисович. Үзенең истәлекләрендә ул дус-авылдашларын очраткан бер очрак турында сөйләп үтте. Геннадий Борисовичтан тыш,  Әфган сугышында Олы Шәмәк авылы егетләре Зайцев Валентин Дмитриевич, Эккемеев Геннадий Николаевич, Корсаков Юрий Владимирович, Катмаков Анатолий Григорьевич та катнашканнар. Алар барысы да  исән-имин өйләренә кайттылар. Туган җирләренә кайтканннан соң егетләр Россия шәһәрләре буйлап таралыштылар, ә Геннадий Борисович Әфганстаннан кайткач ,1982 елдан 1987 елга кадәр «Победа " колхозында эшли, ә аннары инде Чаллыга китеп бара.1988 елда Түбән Кама шәһәренә күчеп килеп, «Түбән Кама Нефтехим»да 5 разрядлы слесарь булып эшли. Хәзерге вакытта Олы Шәмәк авылында әнисе Нина Ананьевна, хатыны Татьяна белән берлектә кызлары Ольга янәшәсендә гомер кичерәләр. Аңа сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International