16 февраль көнне Тәтеш шәһәренең көньяк микрорайонында хоккей тартмасында ирләр командалары арасында "Авангард" район газетасы Кубогына алкалы хоккей буенча традицион ярышлар узды.
Ярышларда Буа, Тәтеш районнары командалары һәм Чуваш Республикасы командасы катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә өченче урынны Буа шәһәренең "Тайфун" командасы алды, икенче урынны Тәтеш шәһәренең "Волга" командасы алды. "Авангард" газетасы кубогы Чуашстаннан "Лащ-Тайба" командасына эләкте.