Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге 2020 елның 5-9 августында ХХХ татар яшьләре көнен үткәрүне планлаштырыла.
Әлеге чараның максаты - татар яшьләрен мәдәни-милли берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алмашу.
Чара кысаларында берләшмәләр буенча эш, татар зыялылары белән очрашулар, мәдәни программа, мастер-класслар үткәрү планлаштырылган.
Бу чарада 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь кешеләр катнаша ала. Катнашу өчен 2020 елның 20 июленә кадәр https://forms.gle/UJfGx3GgB6Y5huVYA сылтамасы буенча гариза тутырырга кирәк.
Элемтә өчен җаваплы зат: Сафина Ләйсән Наил кызы, тел.: 8(843) 231-81-54, электрон почта адресы: mc-idel@yandex.ru