Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Келәш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән “Туган яктан гүзәл җир юк” дип аталган туган якны өйрәнү буенча сәяхәт оештырдылар. Кече һәм Зур Әбәкүл сулыкларының тарихларын ишеттеләр. Аларның исемнәре тарихын белү бигрәк тә кызыклы булды. Яраткан чишмәбез  - Каш кизләвендә тәм- томнар белән сыйландылар, уеннар уйнадылар, китап укыдылар. Әлбәттә, чишмә буена утыртылган чәчәкләргә су сибәргә дә онытмадылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International