"Россия көне милли бердәмлекне һәм илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылыгыбызны символлаштыра. Бу безнең һәрберебезнең, күпмилләтле дәүләтнең, үз иленең, үз халкының тарихын кадерләүчеләрнең, Ватанның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә үз катнашы булганны тоючыларның бәйрәме.
Сезгә барлык башлангычларда уңышлар, үз көчләрегезгә ышаныч, оптимизм телим. Һәр йортта якты һәм уңайлы булсын, ә һәр гаиләдә мәхәббәт, бәхет һәм иминлек хөкем сөрсен!"