«Уяв-2024»

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

7 июль «ТР Тәтеш муниципаль районы чуашларының милли-мәдәни автономиясе» МОО Рәисе Володар Тимофеев җитәкчелегендәге Тәтеш муниципаль районы иҗат делегациясе Әлки районы Сиктермә авылында узган «Уяв-2024» Республика чуаш мәдәнияте бәйрәмендә катнашты.

«Уява» мәйданчыгындагы иҗат коллективы бәйрәм кунакларына уңыш җыю йоласының берөлешен күрсәтте. Концерт программасында«Чечек» вокал ансамбле(җитәкчесе Галина Курмышкина,ОлыБисәравылы мәдәният йорты) һәм Кристина Шумилина (Олы Бисәр мәдәният йорты) катнашты.

Татарстан Республикасымәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләү тантанасында мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен Чуаш-Чакылдымавыл клубымөдире Луиза Семенова бүләкләнде.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International