Иҗат итәбез, уйныйбыз, анализлыйбыз

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

30 октябрь-Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең  "Яшь бөркетләр"мәктәп яны лагеренда уеннар, иҗат һәм игелекле эшләр көне.

Балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә «Күңелле каникуллар» программасы кысаларындагы чара бик мавыктыргыч узды. Балалар «Без төрле, ләкин без бердәм», «Гаилә кыйммәтләре», «Светофорик компьютер анимациясе», «Кәгазь самолётлар» станцияләре буенча кызыксынып хәрәкәт иттеләр. Күп кенә яңа белем һәм уңай хис-кичерешләр алдылар. Хәрәкәтле уеннар вакытында балалар бер-берсенә карата ярдәмчел, сизгер, яхшы мөнәсәбәттә булдылар.

Отрядларына кайткач, «Көзге фантазия» иҗади аппликацияләре ясадылар. Төрле төстәге бик матур эшләр килеп чыкты. Көн буена "Игелекле эшләр" акциясе дәвам итте. Көн ахырында игелекле сүзләр һәм эшләргә нәтиҗәләр ясалды. Яшь бөркетләр  иҗади, инициативалы, һәрвакыт игелекле гамәлләр кыла.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International