"Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә түбәндәге адреслар буенча: Буа шәһәре Еремов ур., 135 «В»; Тәтеш шәһәре Свердлов ур., 43, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив ур., 10, 2025 елның 9 октябре 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне»үткәрелә.
Салым хәбәрнамәсе салым органы тарафыннан физик затка мөлкәт салымнарын - транспорт, җир һәм физик затлар (шул исәптән балигъ булмаганнар) мөлкәтенә салымны, шулай ук аерым очракларда – НДФЛ түләү бурычын үтәү өчен җибәрелә.
7 октябрь көнне Байраш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре юлларда өлкәннәрнең йөрү куркынычсызлыгын киметү максатыннан "Юлда күрен!" акциясе үткәрделәр.
Яшь буынның һөнәри юнәлеш бирү эше һәм полиция хезмәткәрләре эше белән танышу кысаларында безнең мәктәп укучылары Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Тәтеш районы буенча бүлегендә булдылар.
"Мәктәп һәм балалар бакчасы эшендә дәвамлылык балаларны мәктәп белеменә уңышлы җайлаштыру шарты буларак 7 октябрьдә А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узган шәһәрдәге башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренең муниципаль семинары проблемасы әнә шулай яңгырады.
«Безгә ата - бабаларыбыз васыять иткәнне» проекты кысаларында педагог-оештыручы Акайкина Карина Тәтешнең 1нче мәктәбе укучылары өчен "цифрлы гигиена буенча мөһим шөгыль" дип исемләнгән чара үткәрде.
Өлкәннәр декадасы кысаларында « Каенкай» балалар бакчасында педагогик хезмәт ветераннары белән очрашу булды.
7 октябрь көнне өкәннәр декадасы кысаларында Бачшы авыл клубы мөдире «яхшылык бүләк ит», акциясе үткәрде. Мәдәният тармагы ветераннары Люция Әхәт кызы һәм Нюра Мингариф кызының котлады.
7 октябрь «Мәдәният волонтерлары» ирекле оешмасының Тәтеш бүлекчәсе активистлары өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Олы Шәмәк авылында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булдылар, биредә гомер кичерүче һәркемгә «Дуслар даирәсендә» дип исемләнгән бәйрәм программасын бүләк иттеләр. Үзешчәннәр башкаруында яраткан җырлар, шигырьләр, изге теләкләр яңгырады.
Нәрсә ул "эскроу-счет"?