ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

П.С. Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбенең 5 «А» сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Р. И. Хәмидуллина) балалар китапханәсе оештырган «Җиңү маена еллар аша» дигән патриотик квизда катнаштылар. Чара «Библиосумерки-2025» Бөтенроссия акциясе кысаларында узды.

Тәтеш шәһәренең «Каенкай» балалар бакчасы базасында Мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр өчен «Кече аҗаган» хәрби-спорт уены узды.

  «Библиотөн - 2025» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе кысаларында Тәтеш үзәк китапханәсендә «Үз геройларың» темасына багышланган «Бөек Ватан сугышы серләре» дигән библиофест үткәрелде. 

26 апрель Олы Тархан авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Тозлы камырдан биокерамика» мастер-классы булып узды. 

 

Келәш модель китапханәсе базасында район китапханәчеләренең “Заманча китапханә: яңа киңлекләр һәм мөмкинлекләр” дигән темага Һөнәри аралашу көне үткәрелде. 

Юл хәрәкәте иминлеге-уртак кайгырту

2025 елның 27 апрелендә Олы Кайбыч авылының Олы Кайбыч урта мәктәбе базасында 2024-2025 елгы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында «Мәктәп волейбол лигасы» турнирының зона этабы узды.анда Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан яшүсмерләр командалары катнашты.

 

 

25 апрель Буа Дәүләт драма театрында Тәтеш мәдәният йортының халык театры үзешчәннәре (режиссеры Р.Әхмәдуллин) башкаруында «Ташлама мине» спектакленең премьерасы булып узды.

 

 

Килдеш урта мәктәбендә психология атналыгы кысаларында 2-4 сыйныфларда " бу дөнья нинди матур, кара!". 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International