2025 елның 27 апрелендә Олы Кайбыч авылының Олы Кайбыч урта мәктәбе базасында 2024-2025 елгы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында «Мәктәп волейбол лигасы» турнирының зона этабы узды.анда Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан яшүсмерләр командалары катнашты.
25 апрель Буа Дәүләт драма театрында Тәтеш мәдәният йортының халык театры үзешчәннәре (режиссеры Р.Әхмәдуллин) башкаруында «Ташлама мине» спектакленең премьерасы булып узды.
Килдеш урта мәктәбендә психология атналыгы кысаларында 2-4 сыйныфларда " бу дөнья нинди матур, кара!".
27 апрель Югары Тархан авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Сгущенка банкасы» спектакле күрсәтелде.
14-19 апрельдә Ингушетия Республикасының Сунжа шәһәрендә Өстәмә белем бирү үзәге укучысы Тюлебаев Глеб ( педагоглары Никоноров Дмитрий һәм Осипова Анна) "Профессионалар" компетенциясе буенча Россия чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында катнашты.
27 апрель Кошки-Яңа Тимбай авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Чигү-милли казаныш» чигү буенча мастер-класс булып узды. Элек-электән чуаш хатын-кызлары кием-салымны һәм көнкүрешне чигү белән бизәгәннәр.
Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында Килдеш урта мәктәбе укучылары белән пилотсыз очу аппаратларына һөҗүм куркынычы янаганда эш итү тәртибе турында мәгълүмати - аңлату әңгәмәсе үткәрелде.
27 апрель Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту һәм укыту максатларында, авыл мәдәният йортының клуб формированиеләре катнашучылары өчен «Юл куркынычсызлыгы әлифбасы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
26 апрель Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 39 еллыгына багышланган тематик сәгатьләр, мәгълүмат сәгатьләре, тематик акцияләр, хәтер сәгатьләре, «Чернобыль-ул фаҗига һәм батырлык» дип исемләнгән тематик дәресләр булып узды.
26 апрель көнне, “Ветеранга кунакка” патриотик акциясе кысаларында Байраш авыл җирлеге секретаре мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылар белән берлектә тыл хезмәтчәне Мухамматуллина Сәймә Абделгали кызына бардылар.