ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

23 мартта «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучы балалар китапханәсендә «Мәңгелек һөнәр, китапханә» дигән китапханә сәяхәте уздырылды.

«Сәламәтлекне саклау» милли проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар медицина тикшерүе уза.

 

23 нче март көнне Алабирде урта мәктәбендә “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениясенең Буа шәһәре бүлекчәсенең әйдәп баручы специалисты Вахитова Л.И. һәм дәүләт инспекторы Сагдиев Л.Р. булдылар. Лилия Ильдаровна 1 – 11 сыйныфларда юл – транспорт хәрәкәте куркунычсызлыгы буенча профилактик чара уздырды. Ленар Рәшит улы укучыларга велосипедта, мопедта йөрү кагыйдәләрен яңартты, киемнәрдә яктылык кайтаргычлары турында сөйләде.

23 март «Мәдәният волонтерлары» ирекле оешмасының Тәтеш бүлекчәсе активистлары, «Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, Олы Шәмәк авылында картлар һәм инвалидлар өчен Тәтеш интернат - йортында яшәүчеләр хөрмәтенә «Елмаюдан күктә салават күпере уяначак» музыкаль программасын тәкъдим иттеләр. Һәр чыгышны өлкәннәр көчле алкошларга күмделәр.

2023 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының «Җитәкчеләр мәктәбе: идарә итүнең нәтиҗәле практикалары» квалификациясен күтәрү программасы кысаларында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Нармонка мәктәбе базасында стажировка мәйданчыгы эшендә катнаштылар.

“Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” кысаларында  “Тәтеш икенче  урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә «Нәүрүз» бәйрәме узды. Яз-яшьлекне, иҗади һәм рухи яңартуны символлаштырган ел вакыты. 21 мартта Яңа ел бәйрәме- Нәүрүз билгеләп үтелә. 

Ханжин П.С. исемендәге  Тәтеш  1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең ЮИД отряды   (җитәкче Исмәгыйлева Г.И.) «Әкият»балалар бакчасында кунакта булдылар. Уен формасында, балаларга ЮИД хәрәкәте турында сөйләделәр, үз отрядлары турында фильм күрсәттеләр .

 

22 март Федоровка авыл клубында «Тургайлар кайтыгыз, язны чакырыгыз» фольклор утырышы узды. Чарада балалар бәйрәм йолалары белән таныштылар, эйлән-бәйлән оештырдылар, рус халык уеннарын уйнадылар. Шулай ук «Тургай»  камырыннан күмәч ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

2023 елның 23 мартында Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 4 һәм 6 сыйныф укучылары математика буенча Бөтенроссия тикшерү эшләрен яздылар.


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

22 март Үзәк паркта яшьләр арасында караучысызлык һәм хокук бозуларны профилактикалау кысаларында «Бу синең белән булырга тиеш түгел» МББУ «Тәтеш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары белән уен тренингы узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International