Бүген безнең яңа карточкаларда куркынычсызлык каешлары турындагы мифларны таратабыз
23 августта Байраш выл мәдәният йорты хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча “Юлга игътибар” дигән мәгълүмати программа үткәрделәр.
27 августта 11:00 сәгатьтә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Россельхозбанк" ның Татарстан төбәк филиалы директоры Кудермәтова Ләлә Ринат кызы гражданнарны дистанцион кабул итә.
23 августта Татарстан Республикасы Биектау районының Канаш авыл җирлеге территориясендә «Керхи Сара» чуаш мәдәнияте фестивале - көзге сыра бәйрәме узды.
22 август Олы Бисәр авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышланган «Ватан, каһарманнары белән данлы!» дип исемләнгән таетральләштерелгән концерт программасы булып узды.
23 августта Байраш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия хәрби даны көненә - Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Курск дугасы" хәтер сәгатен үткәрделәр.
23 нче август көнне Олы Тархан авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Курск сугышында немец – фашист гаскәрләрен совет гаскәрләре тар-мар иткән көнгә багышланган «Янган җирдә» дип исемләнгән хәтер сәгате булып узды.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
24 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
22 августта Башчы авыл клубында юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик чаралар кысаларында «Юлда Күренеп тор» акциясе узды.