ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

27 апрель Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту һәм укыту максатларында, авыл мәдәният йортының клуб формированиеләре катнашучылары өчен «Юл куркынычсызлыгы әлифбасы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

 

26 апрель Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 39 еллыгына багышланган тематик сәгатьләр, мәгълүмат сәгатьләре, тематик акцияләр, хәтер сәгатьләре, «Чернобыль-ул фаҗига һәм батырлык» дип исемләнгән тематик дәресләр булып узды.

 

 

                 

26 апрель көнне, “Ветеранга кунакка” патриотик акциясе кысаларында Байраш авыл җирлеге секретаре мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылар белән берлектә тыл хезмәтчәне Мухамматуллина Сәймә Абделгали кызына бардылар. 

 

Ватанны саклаучылар елы һәм Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Тоншерма урта мәктәбенең яшь армиячеләре «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.  

 

Килдеш урта мәктәбендә тантаналы чара, герой партасын ачу булды. 

 

26 апрель көнне Урюм авыл Мәдәният йортында "Безнең хәтер һәм йөрәк әрнүе Чернобыль" исемле истәлек сәгате үтте.

 

2025 елның 26 апрелендә Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында 2024-2025 елгы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында «Мәктәп волейбол лигасы» турнирының зона этабы узды анда Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан кызлар командалары катнашты.

 

 

26 апрель Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә Туган тел көне кысаларында, Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган «Йөрәкләребездә Тукай» тематик сәгатьләр, әдәби-музыкаль кичәләр, «Г.Тукай төрле телләрдә» дип исемләнгән китап укучылар конкурслары, «Тукай эзләре буенча сәяхәт» рәсем конкурслары булып узды.

 

Татар теле атналыгы, Габдулла Тукайның туган көне, Туган тел көне, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында А.А.Соколовский исемендәге Тәтеш икенче урта мәктәптә «Туган телем- иркә гөлем» дип аталган чара узды. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International