ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

15 ноябрь Югары Тархан авыл мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Сезнең өчен, ата - аналар» дип исемләнгән, музыкаль-күңел ачу программасы үткәрелде. 

15 ноябрь Удельно-Нечасово авылы мәдәният йортында «Иң яхшы мәдәни – ял итү учреждениесе» конкурсы кысаларында, әниләр көненә багышланган «Әни-ул тормыш» дип исемләнгән концерт программасы үткәрелде. 
 

Укучылар хәрби хезмәткәрләр белән әңгәмә вакытында хәрби хезмәт һәм хәрби тормыш кыенлыклары, хәрби хәрәкәтләр шартларында әхлакый сайлау, сугышчан иптәшләр өчен шәхси җаваплылык, батырлык һәм дуслык турында сораулар бирделәр. 

16 ноябрь Бакырчы авылының «Батыр» фитнес залында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Без-спорт гаиләсе» дип исемләнгән, конкурс – уен программасы үткәрелде. 
 

16 ноябрь Башчы авыл клубында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Гаилә – тормышның тылсымлы символы» дип исемләнгән конкурс – уен программасы үткәрелде. 

 

15 ноябрь Байрәш авылы мәдәният йортында «Иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» район конкурсы кысаларында, әниләр көненә багышланган «Һәрвакыт әни булсын!»дип исемләнгән концерт программасы булып узды. 

 

15 ноябрь Ямбакты авылы мәдәният йортында «Минем гаиләм - минем байлыгым» дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырылды. 

Нармонка мәктәбенең "Перспективалы балалар" ЮИД отряды әгъзалары кече мәктәп укучылары өчен "караңгыда яктырырга"акциясе үткәрделәр. 


17
ноябрь, 2024 ел
якшәмбе

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү


16
ноябрь, 2024 ел
шимбә

2024 елның 16 ноябрендә кич, төнлә һәм 17 ноябрендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан 15-17 м/с кадәр көчле җил, юлларда бозлавык (төнлә һәм иртән Казанда); 17 ноябрьдә төнлә һәм иртән  бозлавык (Казанда да) көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International