2024 елның 05 ноябрендә 2 нче Тәтеш мәктәбе театрының яшь артистлары Саматова Г.Н. җитәкчелегендә «Бөркетләр очарга өйрәнә» V Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты патриотик фестиваль-конкурсының финал этабында катнашалар.
20 ноябрь 19.00 сәгатьтә Тәтеш район мәдәният йортында чуаш артистлары: Алена һәм Александр Ильиннар, Екатерина һәм Александр Сорокиннар, Андрей Думилин һәм Алексей Иванов катнашында, «Керхи дуэт» («Көзге дуэт») дип исемләнгән чуаш концерты булачак. Билетлар район мәдәният йорты кассасында. Белешмәләр өчен телефон 2-57-58. Категория 6+
4 ноябрь Тәтеш муниципаль районы делегациясе Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин катнашында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Келәш модель китапханәсендә мәдәният йорты, балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Без бердәмлек белән көчле” дип аталган тарихи сәгать үткәрелде.
2024 елның 2 ноябреннән 4 ноябренә кадәр Тольятти шәһәрендә кызлар һәм егетләр арасында Россия Герое Андрей Соколовский һәм СВО геройлары истәлегенә багышланган спорт көрәше (ирекле көрәш) буенча беренчелек узды.
4 ноябрь көнне Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концертлары, социаль акцияләр, «Без бергә» тематик кичәләре узды.
3 ноябрь Олы Тархан авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Гитарада уйнау» мастер-классы уздырылды.
3 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Бачшы авылының спорт комплексында клуб мөдире тренер белән берлектә «Бердәм күк астында", дигән уен программасы үткәрделэр.
3 ноябрь көнне Людоговка авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендэ Гаилә елына багышланган "Россия халыкларының туй традициялэре" исемле танып-белү чарасы узды.
Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиулловның Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы