"Мин hәм Кызыл китап" Республика балалар кул эшләре конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре ясалды.
Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан, Тәтеш шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары өчен, Өстәмә белем бирү үзәге белгечләре «Без - бердәм!» исемле акция оештырды. Балаларга илебез халкы өчен изге теләкләр язылган йөрәкләрне ак кәгазьгә ябыштырырга тәкъдим иттеләр. Акциядә 30 дан артык кеше катнашты.
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан "Каенкай" балалар бакчасында "Халыклар дуслыгы әйлән-бәйлән"дигән күңел ачу чарасы узды.
Безнең мәктәптә укучылар тәрбия буенча директор киңәшчесе белән берлектә «Фронтка хат» акциясе үткәрделәр. Балалар үзләренең юлламаларына рәсемнәр, открыткалар, татлы бүләкләр салдылар.
30 октябрь көнне Өстәмә белем бирү үзәге методистлары Тәтеш шәһәре 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагере укучылары өчен «Сәламәтлек эстафетасы» дип аталган квест-уен үткәрде.
2025 елның 30 октябрендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Н.в. Николаева җитәкчелегендә комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
31 октябрь Олы Бисәр авылы мәдәният йортында махсус хәрби операция сугышчылары өчен талисман-чебурашкалар бәйләү буенча мастер-класс булып узды.
2025 елның 30 октябрендә Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә лагерь сменасының бишенче көне «Һәр эштә дә оста бул!» девизы астында узды. « Яшь бөркет -Мастер» трегына багышланган бу көн ,гадәттәгечә, иртәнге зарядкадан һәм сәламәтлек минутларыннан башланды.
2025 елның 1 ноябреннән 8 ноябренә кадәр Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм чит илләрдә «Зур этнографик диктант»X Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе узачак.
31 октябрь Башчы авыл клубында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучы елына багышланган, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында «Ватанга мәхәббәт белән!» дип исемләнгән патриотик концерт программасы булып узды.