ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- 24 апрельдә кичен, 25 апрельдә төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с ка кадәр җитә);

- 25 апрельдә төнлә һәм иртән томан.

        Россия Социаль фонды бүлеге тарафыннан 126 026 мең татарстанлының иминият пенсияләре гаризасыз өстәмә билгеләү исәбенә  арттырылган. Алар арасында 80 яшькә җиткән 117 меңнән артык пенсионер һәм 1нче төркем инвалидлыгы булган 9 меңнән артык граждан бар.

24 апрель көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды.

 

 

«Рябинушка» балалар бакчасының өлкән һәм татар төркемнәре балалар китапханәсе хезмәткәрләре оештырган «Габдулла Тукай әкиятләре дөньясында» дигән мавыктыргыч сәяхәт-уенында катнаштылар.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш гражданнарны яклау көллияте» ДАҺБУ студентлары өчен Чернобыль фаҗигасен Халыкара хәтер көненә багышланган «Хәтердә һәм китапларда Чернобыль» хәтер сәгате үткәрделәр. 

Алкоголь-кешенең психикасына һәм үз-үзен тотышына йогынты ясый торган көчле психотроп матдә. Аз дозада исерткеч эчемлек күңел күтәрү, шатлык хисе, күңел ачу теләге уята, әмма зур дозада ул баш миенең нык изелүенә китерә.

«Яшьләр һәм балалар» милли проектын, «Без бергә (гармонияле үсеш алган шәхес тәрбияләү)» подпроектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елның 23 апрелендә Казан югары танк команда училищесы базасында гамәли атышлар узды. 

 

Бюджет оешмалары хезмәткәрләре "Без чисталык өчен" Бөтенроссия шимбә өмәләре атнасында актив катнашты.

 

2025 елның 23 апрелендә клиентлар хезмәтенең конференц-залында авыл җирендә яшәүче һәм 2026 елның гыйнвар-февралендә пенсиягә чыгучы пенсионерлар белән очрашу булды.


23
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

26 апрель көнне бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International